Милләтебезнең абруйлы, затлы басмаларыннан саналган «Мәдәни Җомга» газетасы чыга башлауга 30 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
«Мәдәни Җомга» — халыкның рухи дөньясын, мәдәни тормышын үзәккә алып яктыртучы махсус басма. Биредә татар халкының гасырлардан килгән мирасын халыкка кайтарыла, бүгенге көндә иҗат итүче авторларның эшләре белән таныштыру бара, күренекле шәхесләребезне уй-фикерләрен укучыларга җиткерелә. Шунысын дә әйтергә кирәк 30 ел дәвамында «Мәдәни җомга» газетасы башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә дуслык күперен ныгыта. «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе дә моңа дәлил булып тора. Инде күп еллар әлеге газета битләрендә «Казан сөйли!» сәхифәсен бастырып килә.