Мәктәп еллары күңелле, кызыклы, мәшәкатьсез, матур хәтирәләр тулы вакыт булып хәтергә уелып кала. Ләкин бу чорны сагынып искә алмаганнар да бар бит. Арабызда мәктәп, белем алу процессын яратмаганнар да булгалый. Ә кемнәрдер бу елларны тоташ уңышсызлык, кимсенү, рәнҗетелүләргә бәйләп исенә төшерә. Кызганыч, бүгенге чынбарлык: мәктәптә яшьтәшләре тарафыннан кыерсытылып тору фактлары арта. Бу күренешнең термины – буллинг. Кыерсытуларга ничек каршы торырга? Әти-әниләр, укытучылар балага ни рәвешле ярдәм итә ала? Буллингка бирешмәс өчен гаиләдә нинди тәрбия бирергә кирәк? Шул уңайдан без психолог, филология фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Гөлүсә Ахунова белән сөйләштек.
 
			








