Иртәнге чыгарылыш
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «КамАЗ» АҖ генераль директоры Сергей Когогин белән очрашты. Сергей Когогин ассызыклаганча, 2025 елда Россия базарында йөк автомобильләрен сату 50 мең берәмлек дәрәҗәсендә фаразлана. Ул шулай ук хөкүмәткә заказларны арттыруда, дөнья базарына чыгуда гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең махсус хәрби операция хәрбиләре белән очрашуы турындагы видеоязманы Telegram-каналында урнаштырган. Очрашуда хәрбиләргә Татарстан Дәүләт бүләкләре тапшырылган.
Бөтенроссия «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина «Батырлар. Татарстан Геройлары» проектында катнашучыларның уңышларын югары бәяләде. Программаның якынча нәтиҗәләренә багышланган очрашуда ул филиал һәм программада катнашучылар эшчәнлеге турында сөйләде.
Көндезге чыгарылыш
Россия Суд приставлары федераль хезмәте директоры – баш суд приставы Дмитрий Аристов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы Баш идарәсе бинасын карадылар. Актлар залында Дмитрий Аристов һәм Алексей Песошин төбәкнең суд приставлары коллективы вәкилләре белән очрашты.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Бәллүр йолдызчыклар» Бөтенроссия конкурсының гала-концерты булды. Гала-концерт суд приставлары институтына нигез салынуның 160 еллыгына багышланды. Концерт программасын Россия Федераль суд приставлары хезмәте директоры баш суд приставы Дмитрий Аристов һәм Татарстан Премьер – министры Алексей Песошин карады.
Татарстанда Бөтенроссия “Белем” җәмгыяте төбәк бүлегенең еллык гомуми җыелышы узды. Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Белем» җәмгыятенең хәзер традицион кыйммәтләрне саклауда халыкның киң катламын берләштерәчәгенә ышаныч белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендә Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алыша, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләре карала. Күчмә утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Әгерҗедә » Инвестиция маршруты. Әгерҗе станциясе” Россия-Кытай инвестиция үсеш һәм сәүдә хезмәттәшлеге форумы ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән форумда катнашучыларны Республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде.
15 ноябрьгә кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективларының 7 фестиваленә гариза бирү дәвам итә. Ул Идел буе федераль округының балаларны һәм яшьләрне театр иҗатына җәлеп итүгә, мәдәни- әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә, балалар һәм яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән иҗтимагый проект.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Октябрьский – Урыссу» автомобиль юлында Ык елгасы аша реконструкцияләнгән күперне ачу тантанасында катнашты. Видеоэлемтә аша тантанада катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама “Нефтехим” предприятиесендә Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышты, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләре каралды. Күчмә утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Әгерҗедә » Инвестиция маршруты. Әгерҗе станциясе” Россия-Кытай инвестиция үсеш һәм сәүдә хезмәттәшлеге форумы ачылды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән форумда катнашучыларны Республика Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сәламләде.










