2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме ике мең сумга диярлек арта.
Бу 38 миллионнан артык кешегә кагыла. Нәтиҗәдә, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме, 1,9 мең сумга артып, 27,7 мең сум тәшкил итә. Киләсе елда иминият пенсияләрен түләүгә 11,9 триллион сумга якын акча юнәлтелә. Пенсияләр 7,6 процентка индексацияләнә, бу инфляция дәрәҗәсеннән югарырак. Пенсия реформасы тәмамланганнан соң иминият пенсиясен хатын-кызларга — 60 яшьтән, ир-атларга 65 яшьтән түли башлаячаклар. Аны алу өчен кимендә 15 ел эш стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Шулай ук, ялгыз яшәүче 80 яшьтән узган пенсионерларга, керем дәрәҗәсенә карамастан, социаль ярдәм һәм түләүсез социаль хезмәт күрсәтү хокукын бирүне күздә тоткан закон проекты әзерләнә. Проект ялгыз яшәүче 80 яшьтән узган барлык пенсионерларны, җан башына уртача керемне исәпкә алмыйча, социаль ярдәм алучылар рәтенә кертергә, шулай ук аларны өстәмә шартларга карамыйча социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ кешеләр дип танырга тәкъдим итә. Бу өлкән буын кешеләренең адреслы социаль яклауга булган хокукын тәэмин итәргә, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.










