Иртәнге музыкаль программабызның бүгенге чыгарылышын без Дания Гайнетдинова шигырьләренә язылган җырлардан төзедек.
Шушы көннәрдә кадерле хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованың арабыздан мәңгелеккә китеп баруына 1 ел тулды.
Танылган шагыйрә, прозаик, талантлы рәссам, балаларыбыз һәм яшүсмерләр күңеленә игелек орлыклары салган радиожурналист булуы белән беррәттән, ул тыңлаучыларыбызга популяр җырлар авторы буларак та билгеле.










