Радиокомпозиция.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның “Моңнар фәрештәсе” дип исемләнгән поэмасы буенча эшләнгән радиокомпозиция тәкъдим ителә. Ул үз заманында сәнгатебез күгендә якты йолдыз булып балкыган, әле бүгенге көнебездә дә үзенең моңы белән рухи дөньябызны бизәп торучы бөек җырчыларыбызның берсе Гөлсем Сөләйманованың якты истәлегенә багышлана һәм ул аның гомер юлы, иҗаты, халык хәтерендә сакланучы якты образы турында уйлануларга корылган.









