«Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы уза. Фәнни җыелыш «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» темасына багышлана.
Форумны «Әхмәдзәки» мәчете, Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге коммерцияле автоном оешмасы» һәм «Игелек маягы» хәйрия фонды белән берлектә оештыра. Форум программасына яшьләр һәм дини традицияләр; төрле диннәр арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне саклау һәм ныгыту мөһимлеге; террорчылык һәм экстремизм идеяләрен кисәтүдә дини белем бирүнең роле. Форум татар дини мирасын, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен популярлаштыруга мөһим урын бирә. Ул – хәзерге заманның күренекле мөселман дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес.










