Казанда Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-конкурсның Гала-концерты узды.
Тиңсез сандугачыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган, аның мирасын саклауны изге максаты итеп куйган конкурс республикабыздан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән яшь, талантлы башкаручыларны барлый. Конкурс халык җырын башкару, эстрада җырын башкару, хореография, вокаль ансамбльләр һәм нәфис сүз номинацияләре буенча үткәрелә. Быелны фестивальдә Ике Гран-при иясе игълан ителде. Чаллыдан Инсаф Хидиятуллин һәм Казаннан Рөстәм Хөсәенов.










