Узган атнада Серов урамындагы бульварда Халыкара Ак таяк көненә багышланган чара үткәрелде. Билгеле булганча, Ак таяк сукырларның халыкара символы булып тора. Ул 15 октябрьдә билгеләп үтелә, шушы көннән республикада Күрмәүчеләр айлыгы башланып китте, ул 13 ноябрьгә — Халыкара күрмәүчеләр көненә — кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында үткәрелә торган чаралар турында “Актуаль әңгәмә” сәхифәсендә Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татар телендә бердәнбер тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сөйләде.










