Яңа Тинчәле авылында — зур бәйрәм. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган , бүген инде лаеклы ялдагы ветераннарны бүләкләү тантанасы узды.
Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев Авылның буыннар бәйләнешен саклау традициясе турында сөйләде.
Ветераннардан үрнәк алып, яңа буын вәкилләре дә республикабызның авыл хуҗалыгын үстерүгә үз өлешен кертә.
Ветераннарга, аерым алганда иң фидакарь хезмәт ияләре остаз-укытучыларына иң изге теләкләрен ирешетереп Радик Гайзатуллин бүләкләр тапшырды. Авылдашларына уңыш бәйрәмен оештыруның башлап йөрүчеләренңе берсе ул.
Яңа Тинчәле авылында гомер –бакый белемле,дини, уңган-тырыш халык яши. Гөрләтеп яшиләр , эшлиләр дип белдерде район башлыгы.
Якташларын котларга кайтучылар арасында республикакүләм танылган шәхесләр дә бар иде.
Камил Сәйфуллин, Альберт Сәфиуллин.










