2026нчы елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә озайту гамәлдән чыгарыла.
Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты 10 елны тәшкил итә. Димәк, әлеге срок тәмамлангач, автомобиль йөртүче аларны яңаларына алмаштырыр өчен тиешле гариза бирергә, шулай ук яңадан медкомиссия узарга тиеш. Таныклыкны алмаштыру өчен теория һәм машина йөртү буенча имтихан тапшыру таләп ителми. Вакыты чыккан таныклык белән руль артына утырса, аңа 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Машина йөртү таныклыгын алмаштыруның төгәл сроклары юк. Төп таләп — моны иске таныклыкның гамәлдә булу вакыты чыкканчы эшләргә кирәк. Өстәвенә, алмаштыру вакыты буенча чикләүләр юк: хокукларны срок чыкканчы бер ай алдан, ярты ел яки хәтта бер ел алдан алмаштырырга да мөмкин.










