Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Рсепубликасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәме белән «Мөнбәр» татар-дини театры әдәби-әхлакый спектаклен тәкъдим итте.
«Аклыкка илтсен юллар» спектакль-концерты гаилә, әхлаксызлык белән әхлак проблемаларын күтәрә, туган телебездә матур итеп сөйләшү, фикереңне аңлата белү, өлкәннәрне картайган көннендә картлар йортына озату чишелешен төшендерә. Татар халкының гореф-гадәтләренә таянган, милли йолаларны үз эченә алган тамаша.
Татар халкының рухи әхлакый кыйммәтләре, гореф — гадәтләр хәзерге көнгә кадәр безнең милләтне яшәтеп килде. Киләчәк буынга да ул рухи мирасны җиткерү мөһим.
“МӨНБӘР“ театры куйган бу тамаша халыкка әйтер сүзне тагын да көчәйтә, калебкә үтеп керә, тетрәндерә.
Казанның “Полимер” мәдәният йортына әлеге тамашаны карарга мәктәп укучылары, өлкәннәр, “Ярдәм” хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Йөрәк белән күр һәм ишет!” тернәкләндерү проекты кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган начар күрүчеләр һәм дин әһелләре килгән иде.
Спектакль милли, рухи-әхлакый эчтәлеккә бай булган җырлар белән үрелеп барды. Тәрбияви җырларның авторы Нурфия Халикова.
Ләлә Зәйнуллина, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.










