Көзге каникул иң көтеп алган ялларның берседер ул. Беренче чирек һәрвакыт бик озын кебек тоела шул. Кемнәрдер каникулны конкурсларга, олимпиадаларга әзерләнеп үткәрәчәк. Бу көннәрдә Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең муниципаль һәм зональ этаплары старт алды. Әле күптән түгел генә Оренбургта «Татар кызы – 2025» халыкара конкурсының финалы узган иде, анда Россиядән һәм башка илләрдән 12 кыз катнашты. Кызлар финал чыгышларына кадәр бер атна Казанда булды. Алар безнең студиягә килеп, үзләре турында сөйләп китәргә дә өлгерделәр. Хәзер сезнең игътибарга Казакъстан Республикасыннан Азалия Әхмәтҗанова белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.
Бүгенге тапшыруда «ШАЯН ТВ» балалар телеканалы студиясендә башланып киткән яңа «ШАЯН ШОРТС» яңалыклар программасы турында да сөйләрбез.









