Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды, ул шимбәгә кадәр дәвам итә.
Бу Хөкүмәт карары нигезендә каралган ял көнен 3нче ноябрьгә күчерү белән бәйле. Документ бәйрәм һәм ял көннәрен тагын да рациональрәк бүлү өчен ял көнен 1нче ноябрьдән 3нче ноябрьгә күчерүне күздә тота. Шул рәвешле, ил халкы 4нче ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан өч көн ял итә. Шимбә — бәйрәм алды көне, шуңа күрә эш көне кыскарак була. Халыклар бердәмлеге көне ел саен 4нче ноябрьдә 2004нче елда кабул ителгән федераль канун нигезендә билгеләп үтелә.









