Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Иминлек советының күчмә киңәшмәсендә катнашты, аны РФ Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу үткәрде. Анда махсус хәрби операция шартларында иминлекне тәэмин итү һәм террорчылык куркынычларыннан саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә шулай ук Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия төбәкләре вәкилләре, шулай ук тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Шойгу сүзләренчә, киңәшмәнең максаты башкарылган эшләр турында хисап бирү генә түгел, ә вазгыятькә предметлы анализ ясау, шулай ук күрелә торган саклану чараларында «йомшак» урыннарны һәм «сукыр» зоналарны билгеләү.
Иминлек советы секретаре хәбәр иткәнчә, Идел буе федераль округының оборона-сәнәгать предприятиеләре һәм энергетика объектлары һөҗүмнәр өчен төп максатка әверелә, шулай ук РФ Президенты Владимир Путин мөһим объектларны саклауны көчәйтү өчен ирекле формированиеләр булдыру тәкъдимен хуплады.
Шойгу шулай ук билгеләп үткәнчә, чит ил махсус хезмәтләре Россиянең мөһим объектларында диверсияләр оештырырга омтыла. Ул сүз шартлаткыч һәм пилотсыз очкычлар кулланып терактлар турында гына түгел, ә мәгълүмат урлау һәм предприятиеләр эшен бозу максатыннан киберһөҗүмнәр турында да баруын ассызыклады.









