Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында быелның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары буенча финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсен уздырды. Анда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Соңгы ун елда Татарстан һәм Кырымның төбәк товар әйләнеше сизелерлек арткан, хәзер ул 3 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе Әсхәт Сәфәров Кырым хакимияте органнары вазыйфаи затлары өчен стажировка программасын ачканда әйтте.
Чаллы «Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт программасы буенча 80 яңа «НЕФАЗ» автобусы алды.










