Шушы көннәрдә, Казанда «Әхмәдзәки» мәчете базасында Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге беренче республика форумы узды. Фәнни җыелыш «Рухи куркынычсызлык архитектурасы: яшьләр мәсьәләсе» темасына багышланды. Тулырак алдагы язмада.
Чара дини белем бирү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Форумны «Әхмәдзәки» мәчете, Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты белән килештереп, «Диалог» мәгълүмати-консультация үзәге коммерцияле автоном оешмасы», «Игелек маягы» хәйрия фонды һәм Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә теләктәшлек фонды белән берлектә оештыра. Биредә дөньякүләм танылган дин галиме, Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәсел дәвамчысы, Казанда кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссия әгъзасы шәех Мәэмүн әр-Рави да катнашты.
Камил хәзрәт Әхмәдзәки хәзрәт кебек дин галимнәрен татар халкының һәм аларның мирасын «баш өстендә таҗ кебек» алып барырга өндәде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Әгәр Әхмәдзәки хәзрәт, Мәрҗани, Баруди кебек галимнәрне тәрбияләргә телибез икән, димәк, шәкертләрне әлеге шәхесләр укыган иске китаплар буенча өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә, бу шәхесләрнең мирасын белсеннәр һәм хәтерләсеннәр өчен, аларның исемнәрен гел искә алып тору зарур дип белдерделәр очрашуда.
Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Әхмәдзәки хәзрәт алып барган исламның хәзерге вакытта Россия өммәтенең нигезе булуын билгеләп үтте һәм яшьләрне Әхмәдзәки хәзрәтнең карашларын өйрәнергә чакырды.
Очрашуда яшьләр һәм дини традицияләр; төрле диннәр арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне саклау һәм ныгыту мөһимлеге; террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору өлкәсендәге законнар белән бәйле актуаль мәсьәләләр кузгатылды.
Чара татар дини мирасын, аерым алганда, танылган татар дин галиме Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин шәхесен танытуга бер сәбәп булып тора. Бу аның ислам нигезләрен саклап калуга һәм аны киләчәк буыннарга тапшыруга зур өлеш кертүе белән аңлатыла. Ул – хәзерге заманның күренекле мөселман дин әһелләрен тәрбияләп калдырган шәхес. Форумда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Алия Галиуллина, Николай Осуховский, Татарстан яңалыклары.










