Күренекле галим, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмил Гыйльмановның тууына 100 ел.
Шул уңайдан Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында галимнең 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап түгәрәк өстәл узды. Сәламләү сүзе белән тарих фәннәре докторы, тарих институты директоры Радик Салихов чыгыш ясады.
Ул үзе дә Бөек ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән. Ватан алдында изге бурычын үтәү аның күңел халәте. Үзенә йөкләнгән эшне югары дәрәҗәдә башкарган шәхес.Без хәзер аның хезмәтләренә ешрак та мөрәҗәгать итәбез.Татар матбугатында аның шәкертләре һәм хезмәттәшләренең галимгә багышланган мәкаләләре дөнья күргән.
Җәмил Гыйльманов чыгышы белән Самара өлкәсеннән. Бөек Ватан сугышында ул 4нче Украина фронтында өлкән офицер була, Ерак Көнчыгыш фронтында да хезмәт иткән. Сугыштан соң Казан дәүләт университетын тәмамлагач, аспирантурада укый. Аннан соң Яшел Үзәндә лектор булып эшли, Казан авиация институтында укыта һәм «Татарстан коммунисты» журналын җитәкле. 1964нче елдан бирле Җәмил Гыйльманов Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы. Аның 160тан артык фәнни хезмәте бар. Ул нигездә Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнә.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.










