«Актаныш» агрофирмасында кукуруздан рекордлы уңыш җыялар. Уңдырышлылык — 1 гектардан 165 центнерны тәшкил итә! Бу Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча иң югары күрсәткеч. Актаныш районындагы иҗат төркемебез хуҗалык басу кырларында булып, эшләрнең барышын күзәтеп кайтты.










