Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Татарстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты
Түбән Новгородта Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советының Идел буе федераль округында күчмә киңәшмәсе узды. Киңәшмәне илнең Куркынычсызлык Советы секретаре Сергей Шойгу уздырды. Киңәшмәдә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгород өлкәсе, Саратов өлкәсе, Башкортостан Республикасы җитәкчелеге, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Татарстан торакны файдалануга тапшыру күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, ә Россиядә бишенче урында тора. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин белдерде.
«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Россия Президенты йөкләмәләре һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, республикада балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары комплексы әзерләнде.
Көндезге чыгарылыш
Бу минутларда Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышы эшен дәвам итә. Утырышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын беренче укылышта карала. Татарстан Бюджет кодексы нигезендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 4 октябрьдә парламентка 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территория мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары кертелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге Пашков йортында «Татарстан якташлыгы» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашты. Россия Федерациясе Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Рөстәм Миңнехановка Россия мөфтиләр Шурасының иң югары бүләге — «Әл Фәхр» мактау орденын тапшырды.
Татарстаннан 180 тоннага якын чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына китерелде.










