2025нче елның 1нче гыйнварыннан Россия әләме сурәтләнмәгән яңа автомобиль номерларын кулланучыларга 500 сум күләмендә штраф яки кисәтү яный.
Мондый очраклар стандарт булмаган теркәү билгеләре булган автомобиль белән идарә итүгә тиңләнә. Үзгәрешләр яңартылган «Дәүләт теркәү транспорт чаралары билгеләре. Типлары һәм төп үлчәмнәре. Техник таләпләр» бердәм дәүләт стандартларына бәйле. Бу таләп 2025нче елның 1нче гыйнварыннан соң теркәлү яки яңадан теркәлү узучы барлык транспорт чараларына кагыла. Шул ук вакытта иске үрнәк номерлы автомобильләр рөхсәт ителә торган нормалар да кала. Әгәр теркәү билгеләре 2025нче ел башына кадәр бирелгән һәм элеккеге стандартка туры килә икән, машина йөртүчегә аларны куллану өчен җаваплылык янамый.










