Тиңсез сандугачыбыз Әлфия Авзалова иҗатына багышланган, аның мирасын саклауны изге максаты итеп куйган конкурс республикабыздан, Россия төбәкләре һәм чит илләрдән килгән яшь, талантлы башкаручыларны барлый. Беренче фестиваль 2018 елда үткәрелде. Конкурс халык җырын башкару, эстрада җырын башкару, хореография, вокаль ансамбльләр һәм нәфис сүз номинацияләре буенча үткәрелә һәм бу юкка гына түгел, чөнки Әлфия апа Авзалова сәнгатебезнең әлеге юнәлешләрен үстерүдә бәһаләп бетергесез зур өлеш кертте.









