Казаннан махсус хәрби операциягә чираттагы гуманитар йөкне җибәрделәр. Татарстан волонтерлары хәрби күчмә мунча әзерләгән, аны үзләре төзегән һәм барлык кирәк-яраклар белән тәэмин иткән.
Монда барлык уңайлыклар да тудырылган. Сөлге, мунчала, сабын әзерләгән. 2, 5 метр озынлыктагы мунча тыштан нык чималдан тышланган, эчке ягы агачтан эшләнгән. Монда хәтта җылыту да уйланылган — эсселек озак саклана. Мондый мобиль мунчаларны Юрий Самиевич ясый. Аңа өч улы һәм авылдашлары ярдәм итә.
Юрис Самиевич берничә ел ярдәм итә — сарыклар үрчетә, итне солдатларга җибәрә. Казанга илленче кыр мунчасын алып килгән, ул Татарстанның десантчылар берлегенең гуманитар йөге белән Тимер батальонына китә.
Мунча хәрбиләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган, 700 кг авырлыкта, аны җиңел автомобиль ярдәмендә күчереп була, ярты сәгать эчендә җылытырга мөмкин. Ә Юрий Шакуров, өенә кайткач, яңасын төзүгә керешәчәк — хәрбиләрне йөрәк җылысы белән төзелгән мунчаларсыз калдыра алмый.
Алия Галиуллина, Алинә Алмакаева, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары.










