Бу көннәрдә Республикабызда Күрмәүчеләр айлыгы уза. Ул 15 октябрьдә билгеләп үтелгән Халыкара Ак таяк көненнән башланып 13 ноябрьгә — Халыкара күрмәүчеләр көненә — кадәр дәвам итәчәк. Республикабызда күрү мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен нинди шартлар тудырыла, тагын нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк? Бу турыда без Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, татар телендә бердәнбер тифлокомментатор Гөлүсә Закирова белән очрашып сөйләштек.
 
			








