Казан дәүләт мәдәният институты – милли мәдәниятебез, сәнгатебез үсешендә зур урын алып тора. Классик алымнар белән беррәттән яңа укыту традицияләре кулланыла торган, эзлекле рәвештә үсештә булган мәдәният, фән мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы региональ югары белем бирү үзәге. Югары уку йортына зур өметләр дә баглана. Республикабыз ьитщкчелеге, Мәскәү һәм чит ил вәкилләре катнашында узган Попечительләр советы утырышында әлеге мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде.
2024-2025 уку елында гамәлгә ашырылган проектлар бихисап. Мәсәлән, сабантуй бәйрәмен күрсәткән фиджитал уен Мәскәү һәм Казан сабантуйларында кызыксыну уяткан.
Һөнәрчелекне сакап калу эшендә Казан дәүләт мәдәният институты матур нәтиҗәләр белән сөендерә.









