Төркиянең Казандагы Баш консуллыгы Төркия Республикасы игълан ителүнең 102 еллыгын билгеләп үтте. Тантаналы чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Тантаналы чара Мостафа Кемал Ататөрк һәм Республика кору юлында шәһит киткән сугыш корбаннары истәлегенә, бер минут тынлык белән башланды.
Чара барышында Төркия Җөмһүрияте президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган , шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми вәкиллекләр тарафыннан җибәрелгән котлау телеграммалары да укылды.
Республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов чыгыш ясап төрек халкын җөмһүрият көне белән котлады.
Тантаналы бәйрәмдә Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең берьюлы берничә өлкәне колачлавы турында әйтелде. Төркия белән татарстан арасындагы дуслык күперен ныгытуда мәдәни багланышларның өлеше зур.
Вәкиллекләре Казанда урнашкан чит илләрнең баш консуллары, эшмәкәрләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләренән тыш төрле дини конфессия әһелләре дә тантаналы кабул итү чарасында катнашты.
Киләсе елга мәглүм булганча Казан шәһәре ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп иглан ителде. Ә Төркиянең казандагы Баш консуллыгы ачылуга 30 ел тула.
Мөршидә Җиһан, Николай Осуховский Татарстан яңалыклары.









