Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.АныТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановүткәрде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика кече нефть компанияләренең быелның 9 аендагы эш йомгаклары һәм ел ахырына кадәрге бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча, илнең 21 төбәгендә “Воин” дигән хәрби-спорт хәзерлек үзәкләре булдырылды. Казандагы «Воин» үзәгендә инструкторлар балалар һәм яшүсмерләрне хәрби эшкә өйрәтәләр, аларда ватанпәрвәрлек традицияләрен тәрбиялиләр. Үзәктә «Хәрби дан Залы» мобиль фотокүргәзмәсен ачу тантанасы узды.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Казахстанда. Ул илнең берничә шәһәрендә эшлекле очрашулар уздыра, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән таныша.
Чистайның «Восток» сәгать заводына республиканың «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941-1945 еллар» дигән мактаулы исеме бирелергә мөмкин. Бу уңайданТатарстан Рәисе карары проекты әзерләнгән.
Арча районында 2027 елга кадәр зур сөтчелек комплексы төзелеп бетәчәк. Бу максатка 5 миллиард 400 миллион сум акча бирелгән. “Вамин” сөтчелек берләшмәсе комплекс төзелешен актив алып бара. Проект 4 мең 200 савым сыерына исәпләнгән.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстанда Костанай өлкәсе Хакиме Кумар Аксакалов белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, башка өлкәләрдә хезмәттәшлек өчен яхшы перспективаларны билгеләде.