“Татар радиоуниверситеты”. Студия кунагы – әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.
“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология, татар журналистикасы тарихы хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — ӘДӘБИЯТ!
Студиябездә филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Мәгъсүмҗан улы Закирҗанов остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
- “Әдәбият” төшенчәсенә аңлатма.
- Нәр ул әдәби әсәрнең темасы һәм идеясе?
- Кайсы темаларга «мәңгелек тема» диләр? Алар ничек барлыкка килә?
- Татар әдипләре кайсы темаларга бигрәк тә еш мөрәҗәгать итәләр?