Казанда «Хәрби дан Залы» күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Проект – «ВОИН» үзәге һәм язучы Олег Рояның уртак эше. Экспозиция безнең заман геройларына – Россиянең 21 төбәгеннән инструкторларга һәм Үзәк хезмәткәрләренә багышланган. Алар махсус хәрби операциядә катнашкан. Бүген сугышчан тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыралар.









