Якшәмбе көнне, 2 ноябрьдә Казан Кирмәнендәге Ислам мәдәнияте музеенда шәһәр халкы өчен «Гарәп каллиграфиясе сәнгате: дөнья хәзинәсе» дигән остаханә уздырыла.
Чарада кунакларны бер сәгатькә каралган лекция кысаларында гарәп язуының барлыкка килү тарихы һәм үсеше белән таныштыралар, аннан соң гамәли остаханә эшли башлый. Гарәп язуының үзенчәлекләре белән танышканнан соң, катнашучыларга хәрефләр язып карау мөмкинлеге бирелә. Дәресне каллиграфия остасы, рәссам һәм каллиграфия укытучысы Сергей Сорочьев үткәрә. Чара 15:00 сәгатьтә башлана. Теләге булган һәр кеше әлеге остаханәдә катнаша ала.









