Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тормышы һәм иҗатына багышланган «Гомер моңы» дип исемләнгән музыкаль спектакль тәкъдим ителде. Чарадан махсус репортаж.
Роберт Миңнуллин шигырьләре игелекле булырга, дөреслеккә өйрәтә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Аның бик күп шигырьләренә җырлар иҗат ителгән. Һәм һәрберсе халык күңеленә кереп кала, сүзләрен дә тиз арада отып алалар. Үз гомерендә һәр язмасы матурлык, җылылык белән балкыгын әсәрләрдән торган 80ннән артык шигырь китабы бастыра.
Безнең арадан китсә дә, аны искә алалар, иҗатын барлыйлар, шигырьләрен укыйлар, җырларын яратып башкаралар. Шушы көннәрдә аның иҗатына, тормышына багышланган спектакль дөнья күрде. Аны булдыру идеясенең авторы һәм проектны оештыручы «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды. Бу Роберт Миңнуллинның биографиясе һәм әсәрләре буенча оештырылган беренче театраль тамаша. Шигърият, музыка һәм драма сәнгатен берләштергән спектакль күпкырлы шәхеснең зирәклеген, туган теленә мәхәббәтен ача.
Әлеге спектакль шагыйрь истәлегенә багышлану белән бер рәттән, Татарстанның әдәби мирасын үстерүче мөһим мәдәни вакыйга булып тора. Ул бөек шагыйрь генә түгел, күп кенә яшь авторлар өчен остаз да була. Әлеге тамаша аша иҗатка яңа буын илһамланыр дип өметләнәбез ди оештыручылар.
Спектакль өстендә эшләгәндә зур җаваплылык тойдык ди артистлар.
Шагыйрь шигырьләремнән эзләрсез, әгәр дә кирәк булсам дип язып калдыра. Чыннан да Роберт Миңнуллинны юксынмаган кеше юктыр. Һәм без аны шигырьләре, иҗаты аша «эзлибез».
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.









