Көзге каникул дәвам итә. Тапшыруыбыз менә шушы рәхәт көннәр рухы белән сугарылган. Анда катнашучылар ял вакытындагы шөгыльләре турында сөйлиләр, үзләре иҗат иткән әкиятләр белән таныштыралар. Сәхифәләр балалар башкаруындагы матур җырлар белән чиратлашып бара.










