Казанда 1нче ноябрьдән 7сенә кадәр Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар оештырыла. Шәһәр халкы өчен концертлар, лекцияләр, әңгәмәләр, остаханәләр, китап һәм сәнгать күргәзмәләре, әдәби-күңел ачу чаралары уздырыла.
Бәйрәм уңаеннан 3нче һәм 4 ноябрьдә шәһәр музейларында «Сәнгать төне» акциясе көтелә. Республиканың Милли музее 3нче ноябрьдә «Мәдәни бердәмлек төне»нә чакыра. Музейда иртәнге сәгать 10нан кичке 8гә кадәр төрле остаханәләр эшли, Каюм Насыйри турында «Дөньяларны тоташтыручы» фильмы күрсәтелә. 4нче ноябрьдә «Эрмитаж Казан» үзәге Россия Эрмитажы җыелмасыннан «Йосыповлар. Гасырлар аша килеп җиткән зиннәтлелек» күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмә кичке сәгать 6да эшли башлый. 4нче ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында атнаның иң зур вакыйгасы – «Татарстан – уртак йортыбыз» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты уза. Шулай ук белем бирү оешмаларында Халыклар дуслыгы фестивальләрен үткәрү күздә тотыла. 5нче ноябрьдән 7сенә кадәр Татарстан халыклары Ассамблеясы Казанга Россиянең ун төбәгеннән 250 катнашучыны җыя. Ачылу тантанасы 5нче ноябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында уза. Шулай ук Казан халкы ике диктантта катнаша ала. Бу елны 10 еллык юбилее билгеләп үтелә торган «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе 1нче ноябрьдән 8енә кадәр уздырыла. Казанда «Зур этнографик диктант»ка кушылырга теләүчеләр аны 3нче ноябрь көнне яза ала. Бу көнне акция Халыклар дуслыгы йортында сәгать 11 үткәрелә. Ә 14-16 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе уза.









