Гомәр Бәширов. “Моң чишмәсе”. Сара Садыйкова иҗатныа багышланган
концерт-очерк.
Кадерле дусларыбыз, хәзер без сезнең игътибарга Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сара Садыйковага багышланган шигырьләрдән һәм композиторның җырларыннан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Бу программаның бер үзенчәлеге бар. Аның сценариен 2000 еллар башында безнең коллегабыз Әзһәр Хөсәенов язган иде. Тыңлаучылар аны беләдер, Әзһәр ага озак еллар дәвамында Сара Садыйкова исемендәге фонд белән җитәкчелек итте. Композиторның исемен мәңгеләштерү һәм аның иҗатын пропагандалау юнәлешендә башкарган хезмштләре өчен мәрхүм Әсһәр Хөсәеновка да рәхмәт әйтеп тыңларбыз.









