Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара — “Безнең йорт — Татарстан” республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
«Безнең йорт — Татарстан» республика этномәдәни фестивале республикада яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету максатында уздырыла. Ел саен катнашучылар саны арта. 10 ел элек фестивальнең зона турларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларны тәкъдим итүче уртача 200 иҗади коллектив катнашкан. Ә быел муниципаль берәмлекләрдән гаризаларның гомуми саны 512гә җиткән. Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә 2014нче елдан гала-концерт Халыклар бердәмлеге көнендә уздырыла.
Гала-концертта катнашучыларны сәламләп, Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, дүрт гасыр элек тә безнең ата-бабаларыбыз чыгышлары һәм диннәре буенча төрле булсалар да, аларны Ватанга мәхәббәт берләштергән. Бүген дә, махсус хәрби операция шартларында, без гаделлекне һәм тарихи дөреслекне бергәләп яклыйбыз.
Татарстанда һәрвакытта да телләргә, мәдәнияткә һәм һәр халыкның гореф-гадәтләренә ихтирам булды һәм шулай булып кала бирә. Бу юнәлештә Татарстан халыклары ассамблеясе зур эш башкара, ул республика буенча 270 оешманы берләштерә. Моңа шулай ук дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, милли-мәдәни өлкә оешмалары челтәрен үстерү, халык коллективларын үстерү өчен шартлар тудыру да юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасының халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Федотов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Муса Җәлил Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Олег Мачин Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов иҗади коллективларга ярдәм йөзеннән Рәхмәтләрен белдереп сертификатлар тапшырды.
Алия Галиуллина, Алина Тырина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.










