Казан шәһәрендәге Казахстанның баш консуллыгы әлеге концертны Татарстанда Төнъяк Казахстан өлкәсенең мәдәният көннәре кысаларында оештырды. Сәнгать әһелләре өчен беренче сәяхәт бик тәэсирле булды.
Тамашачылар өчен дә бүләк булды әлеге концерт. артистлар белән зал арасында аеры бер җылылык туды. Алкышлар да тынып тормады.
Казах белән татар халкы мәдәниятендә һәм сәнгатендә охшашлыклар күп. Хәтта Казакъстанның халык артисты, беренче гимн авторларының берсе Латыйф Хәмиди Татарстанның Кайбыч районында туган.
Камил Сәйфуллин, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.









