- Гафури ис. БДАДТның Казан шәһәренә зур гастроле турында.
Казанга М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт академия драма театры килә! Аларның башкалабызга сәфәре һәрчак көтеп алынган вакыйга! Быел ул 10-16 ноябрь көннәрендә булачак. Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында тәкъдим ителәчәк. Тулырак Башкортстанның халык артисты Римма Каһарманова һәм Башкорстанның, Россиянең халык артисты Хөрмәтулла Үтәшев белән әңгәмәдән белә аласыз.

- «Татарча диктант» якынлаша.
14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөнья «Татарча диктант» яза! Син дә кушыл! Ничекме? Бүгенге тапшырудан белә аласыз. Студиябездә кунакта «Татарча диктант» акциясен оештыручы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм КФУ галиме, тел белгече, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Могътәсимова.










