Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе халыкларының туган телләре көнен гамәлгә кую турында указга кул куйды.
Ул рәсми рәвештә 8нче сентябрьдә билгеләп үтелә торган була. Әлеге указ илебез халыкларының телләрен саклап калып үстерүгә, милләтара бердәмлекне ныгытуга һәм дәүләтнең мәдәни мирасына хөрмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән.








