Көндезге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин илнең инфраструктура объектларын саклау өчен резервтагы хәрбиләргә махсус җыеннарга җибәрергә мөмкинлек бирүче законны имзалады. Документ хокукый актларның рәсми сайтында басылып чыкты.
2025 елның тугыз аенда Россия һәм Кытай арасында авиация аша пассажирлар йөртү узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка арткан. Мондый мәгълүматларны Россия Транспорт министры Андрей Никитин белдерде.
Airlines авиакомпаниясе Казан авиация заводында 100дән артык Ту-214 пассажир самолетын җитештерүгә заказ биргән. Бу хакта Россия вице-премьеры Виталий Савельев “Белем. Фән” мәгариф марафонында әйтте.
Кичке чыгарылышлар
Бүген, 5 ноябрьдә беренче тапкыр яңа дәүләт бәйрәме – суд хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин гадел хөкем системасы хезмәткәрләрен яңа һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Казанда «Порт» сәүдә үзәге янында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Монда теләгән һәркем контракт буенча хезмәтнең нәрсә икәнен белә, киңәшләшә ала. Африка корпусы вәкилләре дә шунда эшли.
Яңа ел чыршыларына килүче балаларга грипп һәм башка йогышлы инфекцияләрдән прививка ясатырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор”ның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
Татарстан Дәүләт Советында «Мин – Россия гражданины» дигән тантана узды- яшь гражданнарга паспортлар тапшырылды. Чара ике дәүләт бәйрәменә – Халыклар бердәмлеге көненә һәм республикабызда 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көненә багышланды. Россия гражданының төп документын мәктәп укучыларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов тапшырды.
Татарстан Министрлар Кабинетында 2025 елда республикада милек салымнарын түләү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, 1 декабрьгә узган ел өчен милеккә, транспортка салымнарны түләп бетерергә кирәк.
Мәскәүдә «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты тәмамланды. Анда меңнән артык кеше – 14 яшен узган мәктәп укучылары, студентлар, инвалидлар яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар, шулай ук махсус хәрби операция вәкилләре катнашты. Татарстан Россия төбәкләре арасында медаль зачетында 69 медаль яулап, икенче урынны яулады.










