Көзге-кышкы чор җитү белән гражданнарның иминлеген тәэмин итү буенча кичектереп булмый торган катлаулы мәсьәләләр килеп чыга. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә юл иминлеге мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә кушты.
Укучыларның көзге каникулы дәвам итә. Балалар катнашында юл һәлакәтләре саны артмасын өчен Казанның Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кисәтү эшләре үткәрә.
Башкалада илкүләм «Тормыш өчен инфраструктура» проекты буенча 2025 елга исәпләнгән эшләр тәмамланган.
Бу атнада төннәрен һава температурасы 0 градустан түбән төшә башлады, автоинспекторлар барлык машина йөртүчеләрне иминлек чараларын күрергә өнди.










