Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими ярдәм күрсәтелә.
Әйтик, «Изге эш» — хәйрия фонды даими рәвештә бу эшкә теләп кушыла. Бу юлы алар 24нче махсус медицина батальонына медицина әйберләре, дарулар, көндәлек әйберләре , шулай ук машина төзәтү кирәк-яраклары җибәрде. Әлеге хәйрия фонды солдатларга гына түгел, гаиләләренә дә игътибар бирә, алар өчен төрле мәдәни чаралар үткәрә.










