Башкалабыз Казанның Иске Татар бистәсендә кышка керер алдыннан ел да милли йолаларыбызның берсе – «Каз өмәсе» бәйрәме үткәрелә. Чын казлар, туристлар, артистлар, кыскасы бәйрәм мәйданчыкларннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Бер якта әнә шулай артистлар тамаша күрсәтсә икенче якта чып –чын казлар каңгылдашып бәйрәм кунаклары белән исәнләшә. Алар янында му мизгелләрне истәлеккә төшереп калдырырга теләгән халык кайнаша. Наилә Җәләлетдинова Яшел махсус әлеге чарага Яшел Үзәннән килгән.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша һәм кышка казлар әзерләүнең милли йоласын күрсәтте. Каз өмәсе – теләсә кайсы татар авылы тормышындагы мөһим вакыйга, ул тамырлары белән үткәнгә барып тоташа ди театральләштерелгән тамашада катнашучы Муса Камалов.
«Каз өмәсе» тирә –күршеләрне җыеп, бәлешләр, коймаклар пешереп, уеннар уйнап, яшьләр кавыштыра торган бәйрәм булган. Әлбәттә ул хәзер авылларда да заманчарак уза, ә әлеге бәйрәмдә максат тамырларыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшерү, милли мирасыбызны барлау. Ә биредә Каз өмәсен күрергә килүчеләр өчен аерым мәйданчык. Тамаша шәһәр кунакларына да ошады. Җәһәт кенә уеннарга да кушылып киттеләр. Өмә Кабан күле яр буенда казларны юу күренеше белән дәвам итте.
«Без шәһәребезне, гореф-гадәтләребезне бик яратабыз, шуңа күрә яшь буынга да аларны тапшырырга телибез», – дип уртаклашты оештыручы Зөфәр Гаязов.
Каз өмәсе йоласын күрергә килгән Казандагы башка илләрне консуллары да рәхәтләнеп күңел ачты.
Әнә шулай биетә дә җырлата да Каз өмәсе. Кемдер балачагына кайтты кемдер каз өмәсен әле беренче күрә. Әмма шунысы ачык аңлашыла, әлеге бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.










