Бүген республикабызда яшәүче барлык халыклар өчен, Россия киңлекләрендә һәм планетаның төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребез өчен олы бәйрәм. Безнең тормыш-яшәешебезнең асыл кагыйдәләрен үзенә туплаган төп кануныбыз – Татарстан конституциясе көне. Һәммәбезгә дә шушы изге документның таләпләрен үтәп, аны саклап-яклап яшәргә язсын дигән теләк белән тапшыруыбызны башлап җибәрәбез. Хәзер без сезнең игътибарга “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән бәйрәм концерты тәкъдим итәбез.










