Татарстан Республикасы 2025 елда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керде. Аның кысаларында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның төп бурычлары – авыл хуҗалыгы объектларын модернизацияләү, җиһазлау, фәнни хезмәткәрләргә торак төзү, агрокласслар булдыру һәм фәнни хезмәткәрләргә кызыксындыру түләүләре. Агымдагы елда республика территориясендә барлыгы 20 агротехкласс булдыру планлаштырыла, аларда 550 кеше белем алачак.
Агросәнәгать тармагы өчен белгечләр әзерләү турында без Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацияле технологияләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Гамиров белән сөйләштек.










