Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм.
Гаять зур әһәмияткә ия бу документ халыкның күмәк фикер алышуыннан соң кабул ителде һәм бер чордан икенчесенә күчеш барган вакытта республиканың күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдырды, тотрыклылык алшарты булды, төрле сәяси карашлы кешеләрне, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерде.
Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасын төзергә, дәүләт эшчәнлегенең җәмгыять мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән булуын, төрле милләтләрнең рухи яңарышын, мәдәниятләре һәм телләре үсешен, иҗтимагый оешмаларга булышлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Бүгенге көндә Татарстан Конституциясе республиканың социаль-икътисадый, иҗтимагый-сәяси үсеше нигезен тәшкил итә, гражданнарга хокукый һәм әхлакый маяк булып тора.
Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләренең үзара тыгыз хезмәттәшлеге, федераль үзәкнең һәм шәхсән Президентыбыз В.В. Путинның ярдәме илкүләм проектларны һәм республика программаларын, кыю яңа идеяләрне нәтиҗәле тормышка ашыру, бөтен Россия күләмендәге һәм халыкара зур чараларга мәйдан бирү мөмкинлеге тудыра.
Без кешеләрнең яшәү шартларын эзлекле рәвештә яхшырта киләбез, шәһәрләребезне, торак пунктларыбызны төзекләндерәбез, гореф-гадәтләребезгә тугрылык саклап, республиканың бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгыртабыз.
Республиканың Төп законы безнең күңелләрдә ватанпәрвәрлек, тарихыбыз һәм мәдәниятебез өчен горурлык хисләре, дәүләт символларына, олы мирасыбызга ихтирам тәрбияли, бердәмлегебезне ныгыта.
Кадерле татарстанлылар!
Сезгә чын йөрәктән сәламәтлек, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим.
Бәйрәм мөбарәк булсын! Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!










