Теләче районы, Иске Җөри авылында Бөтенроссия музыкаль иҗат фестивале финалы узды. Кемнәр җиңүче?
Теләче районы, Иске Җөри авылында елда инде матур гадәт буенча Таһир Якупов исемендәге ачык Бөтенроссия музыкаль иҗат фестивале финалы шаулап уза. Быел да сәләтле катнашучылар тамашачы тарафыннан кайнар алкышлар кабул итте.
Чараны оештыручылар, Таһир Якупов мирасын саклауны кайгыртучылар рәтендә фестивальенең генераль продюсеры Җәүдәт Гыйльманов, шулай ук күп кенә күренекле шәхеләрнең туган ягы булган Теләче районы.
17 еллык иҗат гомерендә үзеннән соң килгән буын җырчылар өчен 60тан артык җыр язып калдыра.
Фестивальнең якын дусты, теләктәшенә әверелгән шәхес Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов та Таһир Якупов иҗаты кечкенәдән якын булуын искәртеп үтте.
Халкыбызның асыл җырчысы Таһир Якупов Казанда Фатыйма һәм Габдулла Якуповлар гаиләсендә 5нче, төпчек бала булып дөньяга килә. Һәрвакыт җырлап йөри торган була. Бу хакта аның яшьлек дусты Сания ханым Хәйруллина бик җанлы итеп сөйли.
Заманында халыкны таң калдырган, тирә-юньгә моң таратып яшәгән бөек җырчы исменедәге фестиваль алга таба да күләмле итеп оештырылыр дип өметләнә оештыручылар.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары, Теләче районы.










