Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган программа.
Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Хәзер без сезне шушы бәйрәм уңаеннан махсус әзерләнгән әдәби-музыкаль тапшыру тыңларга чакырабыз. Аны без республикабызда яшәүче төрле милләт кешеләре, төрле дин тарафдарлары арасындагы татулыкка, үзара аңлашып яшәүгә, бердәмлеккә дан җырлаучы шигырьләрдән һәм җырлардан төзедек.










