Саба районының аграр көллияте каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тулырак алдагы язмада.
Аграр көллият каршындагы мәйданда урын алган һәйкәл җилкәсенә винтовка аскан билгесез солдатны гәүдәләндерә. Монументны ачу тантанасында Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Һәйкәлнең төп иганәчесе – районның Елыш авылы тумасы , хәзерге вакытта Санкт –Петербург шәһәрендә яшәүче Айрат Гафуров. Әлеге һәйкәл Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәм хәбәрсез югалган солдатлар истәлегенә Россиядә төзелгән беренче мемориал.
Шәһит киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләргә күмделәр.
Хәтер мәңгелек, Ватаныбыз азатлыгы өчен шәһит киткәннәрне онытмау, аларның истәлекләрен мәңгеләштерү иң изге гамәлләрнең берсе.
Ләлә Зәйнуллина, Әлфия Мөбәрәкова. Татастан яңалыклары. Саба районы.










