Бүген атаклы режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 91 ел. Шул уңайдан, Камал театрында премьера — “Күркә спектакле”. Премьераны беренчеләрдән булып Чулпан Әмири карап кайтты.
“Күркә” дип исемләнгән спектакль танылган драматург Дамир Сәлимҗановның (ул күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның туганнан туган энесе) 2022 елда язылган комедиясе, һәм ул тиз арада бөтен ил буйлап популярлык яулады. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, татар теленә Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә иткән.
Елдагыча 7 нче ноябрьдә, күп еллар дәвамында Камал театрының баш режиссеры булып хезмәт иткән Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, Камалыллар премьера белән билгеләп үтә. Быел дә искәрмә булмады. Әлеге күркәм гадәт 2002 нче елдан башлап үткәрелә.
Спектакльдә вакыйгалар бер бәләкәй генә авылда бара. Ул авыл әсәрдә планета буларак бирелә. Анда тынычлык хөкем сөрә, кешеләр үз көйләренә иминлектә, хозурлыкта яши. Тик бер көнне, соңгы өч йөз елга беренче тапкыр, борынгы радио телгә килә. Ул тиздән галактикара ревизия булачагын һәм Җир планетасында тормыш корылышының кагыйдәләргә туры килү-килмәве тикшереләчәген хәбәр итә. Битараф булмаган һәркем ревизорлар белән очрашуга әзерләнә башлый һәм үзләрен саклап кала алырдай план корырга керешә. Рольлләрдә Камал театрының талантлы артистлары уйный.Тамашачылар- геройлар белән бергә борчылу, шатлану, югалып калу, ялагайлык һәм ялган кебек хис-кичерешләр дулкынына чума ала. Театр сөючеләр премьераны Камал театрында 7 нче, 8 нче, 9 нчы ноябрьдә карый ала.
Чулпан Әмири, Дамир Мөхәмәтханов, Татарстан яңалыклары.










