Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм Казан ислам университетының Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла. Курслар 2025нче елның 15нче ноябреннән 2026нчы елның 18нче февраленә (Рамазанга) кадәр алып барыла. Курслар Казанның 8 мәчетендә уза, мәчет адресларын экранда күрә аласыз. Быел Апанай мәдрәсәсенең тарихи бинасында хатын-кызлар өчен дә курслар үткәрү ниятләнә. Әлеге мәчетләрдә барлык теләүчеләр өчен атнасына 2 тапкыр әзерлекле белгечләр, мөгаллимнәр Коръән укырга өйрәнү дәресләре алып бара. Ике ай дәвамында гарәп алфавитын, тәҗвид һәм Коръән уку кагыйдәләрен өйрәтү күздә тотыла. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга сертификат тапшыру каралган. Рамазан ае – Коръән иңә башлаган ай, шунлыктан Рамазан аен Коръән укып үткәрү кабул ителгән.










